Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Командировкадан кайтса, ни күзе белән күрсен: ишекләр ватык, бүлмәдә - исерекләр...

Чаллыда яшәүче ир-атны кем талаган?

Чаллыда яшәүче ир-ат бер атна чамасы командировкада була. Кайтуына көтелмәгән кунаклар каршы ала. Ишекне ватып кереп, бер төркем исерекләр утыра. 50 яшьлек ир-ат хокук сакчыларын чакырта. Телевизор, цифрлы приставка, автохолодильник, телефон, электр плитәсе һәм чәйнүк югалуы ачыклана. Салынган зыян күләме -  27 мең сум. 
Тикшерү барышында каракның эзенә чыгалар. Ул 29 яшьлек хатын-кыз. Зыян күрүче ир-атның күршесе булып чыга. Аның фатирында урланган көнкүреш техникасы да табыла. Карак хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды. Аңа 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция хокук сакчылары