Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Комиссариат исеменнән алдыйлар

Сак булыгыз, мошенниклар!

Мошенниклар, шәхси мәгълүматларны цифрлаштыру өчен хәрби комиссариатка барырга кирәк, дигән сылтау табып, яңача алдый башлаган. Бу хакта «ТАСС» Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, хәрби комиссариат хезмәткәре исеменнән кемдер шалтыратып, имештер, шәхси мәгълүматларны цифрлаштыру өчен килергә кирәк булуы турында хәбәр итә. Шул ук вакытта хәрби комиссариатка — режимлы объектка — керү өчен пропуск яки повестка таләп ителүен әйтә.

Шуннан соң «хезмәткәр», әлегә повестка җибәрә алмыйм, дигән булып, пропуск язу өчен шәхси мәгълүматлар тапшыруны сорый. Шул рәвешле аферист кешенең паспорт сериясе һәм номерын, шулай ук СНИЛС номерын кулга төшерә. Үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алгач, сөйләшүне туктата.

Эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр искә төшереп үткәнчә, телефон аша шәхси мәгълүматларны тапшырырга ярамый!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз Мошеннниклар