Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коммуналь хезмәтләр өчен күп түләячәкбезме?

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов аңлатма бирде.

Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр алганнан бирле халык тынычланмый. Интернет челтәрендә бәхәс купты.  Хәтта петиция язып, тавыш җыялар. Прокуратурага барырга яныйлар. Барысын да бер сорау борчый: нишләп шулай күп исәпләгәннәр? 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та тарифлар үзгәреше буенча шәһәр хакимиятләренә ачыклык кертергә боерды. Чаллы озакка сузмады. Бүген үк башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов матбугат конференциясе үткәрде. 

Тарифларны кем билгели? 

Фәрид Сәлахов әйтүенчә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар (җылылык, су, электр һәм газ белән тәэмин итү) ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан ел саен 1 июльдә билгеләнә. 2022 елда да шулай булды. 

-   Ул вакытта гомуми тарифлар 6 процентка артты, ә җылылык – 9,9 процентка. Инженерлык челтәрләренең тузган булуы һәм даими аварияләр аркасында тарифларны чираттагы раслау вакыты 2022 елның 1 декабренә күчерелде. Бу юлы үсеш 9,1 процент расланды. Җылылык 9 процентка артты. 

Башкарма комитет җитәкчесе тарифлар үзгәрүенә этәргеч ясаучы факторларга да тукталды.

- Җылылык өчен түләүләр гомумйорт һәм индивидуаль исәпкә алу җиһазлары күрсәткечләре буенча башкарыла. Исәпләүләр тышкы һава температурасы, индивидуаль җылылык пункты, дивар материалы, фатир мәйданына бәйле, - диде Фәрид Сәлахов.

“Без әле әзрәк түлибез”

Квитанциядәге зур саннарга декабрь суыклары да сәбәпче булган. Бу айда җылылык аеруча күп кулланылган.  

- Ноябрь аенда уртача айлык температура -0,2 градус иде. Ул вакытта 207 мең гигакалория кулланылды. Декабрьдә уртача -9,6 градус булды. Бу очракта күбрәк, 291 мең гигакалория кулланылды.

Фәрид Сәлахов Татарстанның Түбән Кама, Казан, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Зәй кебек шәһәрләре белән чагыштырды. Аның әйтүенчә, Чаллыда тарифлар түбән дәрәҗәдә. Әйтик, Казанда җылылык энергиясенең 1 гигакалориясе - 2 136,6 сум, Алабугада – 2 469,5 сум. Чаллыда нибары 2 093,26 сум. 

Шул ук хәл су һәм газ белән белән тәэмин итү, юынтык суны чыгару хезмәтләре буенча да күзәтелә. Чаллыдагы күрсәткечләр башка шәһәрләргә караганда түбәнрәк. Тарифлар 4,68 процентка арткан. 

Квитанцияләр буенча сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә? 

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр буенча сораулар булса, иң беренче идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, кайнар элемтә телефоннары да эшли. 
Яр Чаллы районара торак инспекциясе: 71-38-42
ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты: 8 (843) 236-36-36
Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең икътисади анализ һәм прогноз бүлеге: 30-55-29, 30-59-59


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык