Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Композитор Эльмира Галимова авыр кайгы кичерә

Аның иң кадерле кешесе вафат булды.

Композитор, М.Хәсәнов исемендәге Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе институты директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  якташыбыз Эльмира Галимова гаиләсенә авыр кайгы килде.

Бүген озакка сузылган каты авырудан соң аның  иң кадерле кешесе – әнисе мәңгелеккә күзләрен йомды. 

«Март аенда гына Мөнир абый белән гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үткән идек. Бүген кайгылы хәбәр. Эльмира әнисен бик тәрбияләде. Аллаһы Тәгалә Энҗе апаның урынын җәннәттә итсен, гаиләсенә, балаларына сабырлык бирсен», – дип хәбәр итте шәһәрдәшебез Резидә Ганиева.

Энҗе ханымны иртәгә Зәй районы Бисте башы  (ПустАшыт) авылында соңгы юлга озаталар. 

Эльмираның, әтисенең, абыйсының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр югалту үлем-китем