Яңалыклар тасмасы

“Көнбагышкай” январь аенда “чәчәк атты” - фотолар

Бердәнбер татар балалар бакчасында капиталь ремонт 2 ай дәвам итте.

82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы хәзер танымаслык. 44 ел ремонт күрмәгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән капиталь төзекләндерелде. Ремонтка 1 октябрьдә керешкән деләр. Бу эшне “Профит” компанияләр төркеме башкарды.  

-    Бакчада проблемалар күп иде. Санузеллар килеп чыга иде. Бүлмәләр салкын иде. Төзүчеләр бинаны коры стеналарга калдырып, тулысынча җылытып, җиренә җиткереп төзекләндерделәр, - ди  “Көнбагышкай” балалар бакчасы Резеда Исаева. 

Ремонт ремонт башлангач, балаларны якындагы 4 балалар бакчасына урнаштырып тордылар. Җиһазларны да. Ниһаять, эшләр тәмамланып, үзләренә кайттылар. “Көнбагышкай” бакчасына кунакка шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. Ул балалар бакчасының һәр бүлмәсен карап чыкты. Балаларга укыту-тәрбия бирү дәресләре белән дә танышты. Бер төркем ашарга пешерә, икенчеләре мультфильмнар ясый. балалар өчен шөгыльләр күп. 

-    Зур эшләр эшләнгән. Төзүчеләргә рәхмәт! Һәрберегезгә исәнлек-саулык телим. Балаларыгызны яратып, матур итеп тәрбияләп үстерергә язсын, - диде мэр.  
 “Көнбагышкай” бакчасына бүген 285 бала йөри. Тәрбия эшләре саф татар телендә алып барыла. Татар балалар бакчасы статусын ул 1989 елда ала. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар бакчасы

Нет комментариев