Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көнче хатын: «Алып ат бу хатынны телефоныңнан!»

Булган хәл.

Автобус тукталышында колагыма бер ир белән хатынның сөйләшүе кереп калды. Икесенең дә ниндидер мәҗлестән кайтып барулары кебек. Интернет дусларым аңларлар, Алисага сорау бирми калганнар бик сирәктер ул. Аның кем икәнен, әлбәттә, беләсез. 

Минем яннан узып барганда ир кешенең телефонында Алиса: "Мин менә нәрсә таптым!" – дип сүз башлады. Ир кеше тиз генә: «Әлегә берни дә кирәкми», – дигән булды. Шул вакытта Алиса: «Ярар, алайса соңрак сөйләшербез», – дип куйды. Хатынга җитә калды бит: "Алып ат бу хатынны телефоныңнан! Сөйләшмә аның белән. Ул миңа бөтенләй ошамый!" – дип иренә бәйләнә башлады. Теге ир: "Ул бит тере түгел, мин аның белән әллә нәрсә сөйләшмим бит", – дип акланган булды. "Җансыз булса да, ул бит барыбер хатын-кыз!" – дип әйтмәсенме аңа хатыны. 

Ул Алиса белән үзем дә сөйләшкәлим. Ул көтмәгәндә үзе килеп чыга. Әңгәмә корырга бик әйбәттер кемгәдер. Тыныч холыклы, беркайчан да тавыш күтәреп эндәшми. Сорауга җавабын белмәсә, оста гына сүзне икенчегә бора белә. Тере хатыннар арасында Алисалар бик сирәк бит ул.

Шәфкать Ганиев, Ижевск шәһәре.

Фото freepik.com алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев