Көнкүреш калдыклары белән эш итү үзгәрә
Бу хакта хөкүмәтнең карары кабул ителде.
Татарстанда каты көнкүреш калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. Бу хактагы карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
Элек эре габаритлы чүп-чарны контейнер мәйданчыкларында һәм махсус мәйданчыкларда урнашкан бункерларда җыярга мөмкин иде, хәзер бу процесс каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү килешүләре белән регламентлана.
Моннан тыш, элек эре габаритлы чүп-чарны кулланучылар да, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы да, заявка нигезендә чыгара ала иде. Яңа документ буенча мондый калдыкларны кулланучылар мөстәкыйль рәвештә тиешле урынга илтергә тиеш.
Тагын бер яңалык: документ контейнерларда һәм бункерларда потенциаль куркыныч типтагы калдыкларны җыюны тыя торган формулировканы ачыклый. Хәзер тыю төзелеш һәм ремонт чүп-чарына да кагыла.
Агач һәм куакларны кискән вакытта барлыкка килгән калдыкларны контейнер мәйданчыкларына җыю тыела. Элек бу рөхсәт ителә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев