Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көнләшүдән кызының сыйныфташын үтергән

Моңарчы күрелмәгән коточкыч хәл Һиндстанның көньягында булган.

13 яшьлек Баламаникандан мәктәпнең горурлыгы була, аны укытучылар бәяли, сыйныфташлары ярата. Малай «5»легә генә укый, мәктәптән тыш чараларда бик актив катнаша. Әмма бер сыйныфташының әнисе аны өнәп бетерми. Сәбәбе шунда: аның кызы да сыйныфта иң яхшылар рәтенә дәгъва кылган. 42 яшьлек Сагайарани Виктория малайның суына эч җибәрә торган дару салырга булган.

2 сентябрьдә мәктәптә ел саен уздырыла торган концерт үткәрелә. Сагайарани Виктория үзен малайның әнисе дип алдап, сакта торучылар аркылы аңа ике шешә су тапшыра. Бу вакытта малай чыгыш ясарга җыенган була. Бернидән шикләнми генә ул суны берничә йотым кабып куя һәм аның хәле начараеп китә. Чыгышыннан соң малай өенә кайтып китә, анда аның күңеле болгана, хәле начарая, аптырап калган әти-әнисе аны шәхси клиникага илтәләр. Анда табиблар ашказанын юдырып, хәле җиңеләйгән төсле булгач, өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма икенче көнне үсмернең хәле тагын начарланып китә һәм аны кабат хастаханәгә илтәләр. Анда ул аңын югалта. Тик табиблар ярдәм итә алмый, аның гомере өзелә. 

Яшүсмернең әти-әнисе мәктәп җитәкчелегеннән күзәтү камераларын тикшерүләрен сорый. Шуннан соң барысы да ачыклана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев