Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кооперативлар продукцияне сату өчен кирәкле җайланмаларның һәм техниканың бәясен кире кайтара алачак

Эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен киңәйтәләр

 Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак. Мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да грант алуны җиңеләйтәчәк.

Авыл хуҗалыгы кооперативлары продукцияне сату өчен кирәкле җайланмаларның һәм техниканың бәясен кире кайтара алачак.

Кооператив табышының «чиге» артты, аның күләменнән чыгып, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларыннан продукция сатып алуга субсидия бирелә, диелә бу хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев