Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Радик Cәлахов: «Быел да сынатмадым! Горурланам!»

Үткән ялларда Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узды.

Биредә танылган татар артистлары Илнат Фәрхуллин, Фәрид Низамиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, керәшен артистлардан Георгий Ибушев, Вадим Захаров, Римма Никитина, Марина Карпова һ.б. чыгыш ясаган. Моннан тыш Россия йолдызы – Слава да чакырулы булган. 

Бәйрәмдә ярминкә, күргәзмә, төрле уеннар оештырылган. Питрауның тагын бер күрке – көрәш ярышлары. Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән дистәләгән көрәшчеләр арасында Чаллы спортчылары да булган. Беренче урынны – Зәй егете, хәзерге вакытта Чаллыда яшәп, «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Радик Сәлахов алган.  

– Үз-үзем белән чиксез горурланам. Мин 4нче ел рәттән Питрау бәйрәменең абсолют батыры исемен яуладым. Бу барысы да тырышлык, үҗәтлек. Аллаһка мең шөкер дим! Мин көрәш белән 6 яшемнән бирле шөгыльләнәм, әле ташларга җыенмыйм, – дип сөйләгән Радик Сәлахов ярышлардан соң.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев