Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшчеләрнең хәзер үз гимны бар

Шушы көннәрдә ТМТV каналында өр-яңа клип дөнья күрде. Аны Чаллы җырчысы Илзирә Ибраһимова башкара. Җыр татар көрәшчеләренә багышланган.

Илзирә ханым белән элемтәгә кереп, җыр тарихы белән кызыксындык.

– «Көрәшчеләр гимны» кирәклеге турындагы идеяне быел апрель аенда миңа җитәкчем – Татарстан Республикасы көрәш федерациясе попечительләр советы әгъзасы, Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллы көрәш федерациясенең даими иганәчесе Марсель Мингалимов әйтте. Мин шул ук көнне бу турыда әниемә – шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәевага әйттем. Кичкә «Көрәшчеләр гимны»ның сүзләре әзер иде инде, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. 

– Табадан гына төшкән әлеге текстны мин иҗатташ дустыма, Җиңү көненә махсус яздырган «Җиңү таңы» җырына да (Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) патриотик көй язган Айзилә Вахитовага җибәрдем. Ул икенче көнне үк музыка язып миңа тыңларга җибәрде. Җырны Марсель Җәвитовичка тыңлаттым, аңа бик ошады. Һәм ул әлеге гимнга клип төшерергә кирәклеген әйтте. Ул эшне ярты юлда калдыра торган кеше түгел, шулай итеп без команда җыеп клип төшерүгә әзерлекне башладык.

Тәвәккәл команда җырга клипны Сабан туенда төшерергә дигән фикергә килде һәм шулай эшләдек тә. Клип төшерү һәм аны телевидение, радиоларга ротациягә бирү чыгымнарын да Марсель Җәвитович күтәрде, – ди Илзирә Ибраһимова. 

– Шулай итеп Чаллы Сабан туендагы бил алышу мизгелләре тарихта калды. Минем башка клипларда артистлар уйнаган булса, бу клип үзенең чынбарлыгы белән аерылып торды, татар милләтенең иң матур бәйрәме – Сабан туена дан, хөрмәт, көрәшчеләргә мәдхия булып яңгырады. 

Клип дөнья күргәч, Илзирә ханымның 4нче сыйныфка күчкән улы Кәрим дә көрәш белән кызыксынып китә һәм үзен көрәш секциясенә язуларын сорый. 

– Минем дә бу батыр абыйлар кебек көрәшәсем килә, диде. Сабый күңелен уяткан, уйлаткан сүзләр җырга югары бәя дә инде, – ди әңгәмәдәшем. 

Илзирә ханым шәһәребез көрәшчеләренең дә гимнны ошатуларын, шәхси гимннары булу белән горурлануларын әйтте. «Яңа җырың турында мондый яхшы фикер, рәхмәт ишетү иҗади көч бирә», – ди ул. 

Чаллы Сабан туе батыры, танылган көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов әлеге клипта – төп рольдә. Анда аның бил алышу мизгелләре дә, Чаллы мэры Наил Мәһдиев кулыннан өр-яңа машина алуы һәм мәйдан буйлап шул машинага утырып әйләнү кадрлары да бар. 

– Җырны бик яратып тыңладык. Клипта үземне күргәч, дулкынландыргыч хисләр кичердем. Әти-әниемә, туганнарыма да күрсәттем. Алар барысы да сөенделәр, телефоннарына саклап куйдылар. Хәзерге вакытта мин билбаулы көрәш буенча Алуштада тренировкалар җыелмасында, төрле яктан килгән спортчылар белән тренировкалар үтәбез. Җырны монда да тыңлыйбыз, ул безгә көч өсти, – дип сөйләде Рәнис. 

– Матур җыр, күңелгә ятты. Теләгем – рухны күтәрә торган шундый җырлар күбрәк булсын иде. Клипка килгәндә, биредә Сабантуй мизгелләре бик күп. Башка ярышлардан да кадрлар керсә яхшы булыр иде, – дип үз фикерләрен уртаклашты билбаулы һәм татарча милли көрәш буенча спорт мастеры, чемпион Азат Габдрәшитов.

Илзирә ханым гимнны башкарганда нинди хисләр кичергән, клип өчен нинди образ сайлаган? 

– Мин заманча татар кызы образында җырладым. Һәм бик отышлы килеп чыкты дип уйлыйм, тамашачылар бу турыда уңай фикерләрен җиткерде. Гимн башкару үтә дә үзенчәлекле сәнгать төре. Ул патриотик рухта башкарылырга, тыңлаучыда да күтәренке рух тәрбияләргә тиеш. Монда әниемнең дә өлеше зур дип саныйм. Ул инде гимн язу үзенчәлекләрен бик яхшы белә. Бүгенге көндә дистәгә якын гимн авторы. Мин әнием язган «Көрәшчеләр гимны»н башкаруым белән бәхетле, – ди Илзирә Ибраһимова.

Клипны әлеге QR-код аша кереп карый аласыз. 

Көрәшчеләр гимны

Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре
Айзилә Вахитова көе

  1. Милли мәйдан – көрәшчеләр сафы,
    Көч-гайрәте данлы илемнең.
    Курку белмәс батыр егетләре –
    Бөркетләре туган җиремнең.

Кушымта:

Җиңү яулый көрәшчеләр сафы –
Бил алыша, көчен сынаша.
Ышанычлы илем бөркетләре –
Ныклы терәк һәрчак тормышта.

  1. Дер селкетә алар көндәшләрен,
    Бәйге беткәч бирә бишен дә!
    Көрәшнең бар үз кагыйдәләре,
    Тик чигенмә, куркып, чигенмә!

Кушымта шул ук.

  1. Бил тастымалына тире сеңгән,
    Җиңү өчен күпме көч түгә.
    Батыр, кыю татар егетләре
    Бил алышып чыныгып үсә.

Кушымта:

Горур атлый көрәшчеләр сафы
Биек тотып җиңү байрагын.
Еракларга – гасырларга илтә,
Туып-үскән Ватан, ил данын!

Фото Илзирә Ибраһимованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев