Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус инфекциясен дәвалаучы өч препарат тәкъдим ителгән

Коронавирус инфекциясен дәвалау өчен тәкъдим ителгән 3 препарат исемлеккә керде. Тәкъдимнәр буенча, олылар өчен "Рибавирин", "Лопинавир/Ритонавир" һәм Рекомбинант (интерферон бета-1b) препаратларын кулланырга кирәк.

 "Рибавирин" - ул вируска каршы чара, инфекцияле күзәнәкләргә тиз үтеп керә һәм вируслы йөкләнешне киметүне тәэмин итә, вируслы РНК синтезын бастыра.
Инструкцияләргә караганда, "Лопинавир һәм Ритонавир" - ВИЧ-инфекцияне дәвалау чарасы. Бета-1b Рекомбинант интерфероны таркау склерозны дәвалау чарасы. Ул, аерым алганда, вируска каршы һәм ялкынсынуга каршы берничә аксым төзи башлый.
Соңгы мәгълүматлар буенча, коронавирусның яңа тибы белән авыручыларның гомуми саны Кытайда 7 711 кешегә җиткән, шуларның 170е һәлак булган.
Шулай ук Кытайдан читтә йоктыру очраклары Гонконг, Макао, Тайванда, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, АКШ, Канада, Вьетнам, Сингапур, Непал, Франция, Австралия, Малайзия, Германия, Финляндиядә теркәлгән.

ria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев