Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус турында ялган мәгълүмат өчен 100 мең сум штраф

Коронавирус турында ялган мәгълүматлар таратучыларга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Хокук сакчылары тарафыннан шундый беренче эш карала да инде.

Коронавирус турында фейк мәгълүматлар тараткан өчен Амур өлкәсендә яшәүче бер ханым хөкем каршына баскан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Интернет челтәрендәге мониторинг ярдәмендә фейк мәгълүматлар таратучыны тиз ачыклыйлар. Ул Свободный шәһәрендә яшәүче хатын-кыз булып чыга.

Гаепләнүчегә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер бу ханымга 100 мең сумга кадәр штраф яный.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев