Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирусның яңа XEC штаммы килде

Авыру таралган чорда өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр аеруча сак булырга итеш.

Россиядә коронавирусның яңа XEC вариантын йоктыруның ике очрагы теркәлде. Вирусның генетик үзгәрешен даими рәвештә күзәтеп торучы Роспотребнадзор хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге очраклар Ростов өлкәсендә һәм Уфада теркәлгән.

XEC варианты Франциядә аеруча киң таралган, анда ул секвенирланган барлык вирус үрнәкләренең 21 процентка якынын тәшкил итә. Шулай ук Германия һәм Бөекбританиядә дә тарала башлады.

Авыру таралган чорда аннан саклану өчен Роспотребнадзор түбәндәгеләрне киңәш итә:

- Шәхси саклану чаралары кулланырга.

- Кулны сабынлап юарга.

- Авыру йоктырган кешеләр белән аралашмаска.

- Бүлмәләрне җилләтергә.

Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләргә өйдән чыкмаска, үзеңдә хәлсезлек сизгән очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев