Коронавирустан 55нче үлем очрагы теркәлгән
Татарстанда коронавирустан тагын бер кешенең үлем очрагы расланды.
1938 елгы Нурлат районында яшәүче ханым Чистай үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән хастаханәгә озатыла. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында хастаның хәле начарлана. Үлем сәбәбе махсус тикшерү ярдәмендә расланган.
Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев