Коронавирустан чираттагы корбан
Авыр хәлдә булган, үпкәләре зарарланган кызның баласы үле килеш туа.
Коронавирустан чираттагы корбан
Үзешчән җырчы, “Залесный» мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Сабирова коронавирус белән авырган килеш бала тапканда вафат булган. Бу хакта җырчының тормыш иптәше Гадел Галимҗанов хәбәр итте.
Бәби табар вакыты җиткәндә Лилия коронавирус йоктыра. Авыр хәлдә булган, үпкәләре зарарланган кызның баласы үле килеш туа. Кызганыч, озак тормыйча, үзенең дә йөрәге тибүдән туктый.
Тормыш иптәше Гадел Лилиянең үлемен бик авыр кичерә. Яшьләр мөселманнарның социаль челтәрдәге танышу төркемендә аралашып китәләр. Соңрак никах укыталар. Быел аларның бергә тормыш итә башлауларына 5 ел булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев