Короновирус таралу куркынычы зур булганлыктан БДИ расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк.
Алай гына да түгел, йомгаклау имтиханнарын алдан һәм өстәмә бирү көннәре датасы да үзгәрә.
Бу турыда вице-премьер Татьяна Голикова белдергән. Ә аңа кадәр Рособрнадзор вәкилләре БДИ һәм ТДИ ны алдан бирү вакытларын үзгәртергә планлаштырмыйбыз, дип җавап биргәннәр иде. Карантиндагы укучылар исә имтиханнарны алдан түгел, ә төп агым вакытында бирәчәкләр, дип фаразланды. Яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә нинди карарлар кабул ителер, әлегә билгеле түгел.
Чыганак: Ялкын
Нет комментариев