Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коточкыч вакыйга: «Әни, миңа бәйләнәләр, ишекне ач!»

Көпә-көндез 5 яшүсмер бер баланы интектерде.

Бер төркем яшүсмерләрнең малайга пычак белән янап, акча таләп итүе бөтен Чаллыны таң калдырды. Әлеге мизгелләр 65/13 А йорты подъездындагы “акыллы домофон” объективына эләккән. Малай мәктәптән өенә кайткан чагы була. Артыннан 5 яшүсмер бәйләнә. Малай домофонга басып: "Әни, миңа бәйләнәләр, ишекне ач!" - дип кычкыра. Ишек ачыла, тик аңа үтәргә ирек бирмиләр. Читкә алып китеп пычак белән төбиләр - акча таләп итә башлыйлар. "100 сум бир - китәбез" диләр. Куркып калган бала акчасын чыгарып бирергә мәҗбүр була. 

Әлеге яшүсмерләрнең 42 мәктәп укычулары булуы ачыкланды. Видеоны караган ата-аналар: "Бу бит безнең мәктәп балалары. Карагыз әле нишлиләр! Ата-аналар балаларыгызга карата игътибарлы булсагыз иде! Шок хәленә китерә... Ни бу?" - дип хафаланды. Әлеге ситуацияне хокук сакчылары контроль астына алды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев