Ковидны аспирин белән дәвалап булу турындагы хәбәр – ялган
Яңалыклар тасмасы

Ковидны аспирин белән дәвалап булу турындагы хәбәр – ялган

Соңгы арада мессенджерларны кулланучылар Чаллыда Covid-19 диагнозы куелган очрактагы эш тәртибе буенча мәетне ярулары турында хәбәрләр тарата башлады.

Чаллы табиблары коронавирустан үлгән кешенең мәетен яры, бу авыруны аспирин белән дәваларга мөмкин дигән нәтиҗә чыгаруы турындагы мәгълүмат – ялган. Бу хакта “Татар-информ" агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. 

Соңгы вакытта Интернетта Чаллыда Covid -19 диагнозы куелган очрактагы эш тәртибе буенча мәетне ярулары турында хәбәрләр тарала башлады. Имеш, әлеге "тикшерүләр" нәтиҗәсендә Covid-19 вирус түгел кешенең кан куеруынна китерүче бактерия икәнлеге ачыкланган. Ә аспирин канны сыегайту үзлегенә ия.

Мондый хәбәрне 2021нче елның көзендә дә тараткан иделәр. Тикшерелмәгән чыганаклардагы мәгълүмәткә сак каравыгызны үтенәбез” диелә  ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җавабында.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев