Коймак хакында сөйлибез
Коймакны иртәнге якта ашасаң яхшырак.
«Коймак — бик күп калорияле һәм эшкәртү өчен катлаулы ризык. 100 грамм коймакта 190–200 калория бар. Бу саннар онга, эчлеккә бәйле. Максималь файда алу өчен, коймакны эремчек, сыр, майсыз ит, балык белән ашау хәерле», — ди белгечләр.
Әгәр коймакка майлы эчлек тә төрелгән булса, бер коймак кына ашап кую хәерле. Коймакны иртәнге якта ашасаң яхшырак.
Коймакны файдалы ризык итеп тә әзерләп була. Моның өчен эре бөртекле он кулланырга кирәк. Солы, карабодай оны да файдалы булыр. «Коймак пешергәндә майсызландырылган сөт, су, кефир кулланырга була. Коймакның калориялелеген киметү өчен, бер аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев