Дуслар! Сынамышларга игътибар иткәнегез бармы? Көз билгеләренә карап, кышның нинди буласын алдан белеп була диләр, әйдәгез сынап карыйк.
Һава торышы һәм кыш турында сынамышлар:
- Көз озын һәм җылы килсә, яз соң килер.
Көзге көн бәс тотса, аяз һәм матур көннәр булачак
- Көзге көн бәс тотса, аяз көннәр булачак.
- Көзнең ахырында вак кына түгәрәк боз яуса, кыш салкын килер.
Миләш күп булса, көз яңгырлы һәм елак килер, ә әз булса — коры булыр - Яфраклар озак коелмаса һәм ашыкмаса, алда кырыс (зәмһәрир) кыш көтә.
Ноябрьнең тугызында бәс булса — суыкка, томан булса — җылыга
Пәрәвезләр күп булса, көз аяз, ә кыш кырыс булачак.
Җәй яңгырлы булган, ә көз җылы икән, кыш озакка сузылырга мөмкин
Кошлар һәм хайваннар ярдәмендә сынаулар:
- Кыр казлары җылы якка киткәндә түбән очса, тиздән кар явар; югары очса — кар соң булыр.
Каен агачлары астан саргаеп яфрак коя башласа, кыш җылы булыр; ә өстән саргая башласа — кыш салкын килер
- Көзен кырмыска оясы зурайса, кыш кырыс булачак.
Пәрәвезләр күп булса, көз аяз, ә кыш кырыс була
- Куяннар көнчыгыштан көнбатышка бер эздән йөрсә, кышын кар күп булыр.
Кырмыска оясы зурайса, кыш кырыс килер
Нет комментариев