Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көзге каникуллар кайчан башлана?

Мәгълүм булганча, беренче сыйныф укучыларын өстәмә яллар да көтә.

Әле генә Белем көне иде. Киләсе атнадан көзге каникуллар башланачак. Татарстан мәктәпләрендә укучылар быел 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял итәчәк.

Шулай ук ТР Мәгариф министрлыгы кышкы һәм язгы каникуллар вакытын да раслады. Тәкъдим ителгән график буенча, Яңа ел каникуллары 30 декабрьдән башланып 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Язгы каникуллар 23 марттан 31 мартка кадәр сузылачак.

Мәгълүм булганча, беренче сыйныф укучыларын өстәмә каникуллар да көтә. Алар февральдә 17 сеннән 25 енә кадәр ял итәчәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 1 408 мәктәп һәм 511меңнән артык укучы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф