Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Киләчәк хатын-кызлары»н берләштерүче кем ул?

Ул активист та, күпкырлы талант иясе дә...

Сөйкемле сөяге бар аның. Йөзеннән hәрвакыт нур сибелүче, гаҗәеп сабыр, иманлы, акыллы hәм ягымлы татар хатыны. Нәзакәт белән генә исәнләшә. Яулыкларын да килештереп бәйләп, заманча киенүе белән үзендә соклану hәм кызыксыну уята. Килешле бизәнү әйберләре, татар үрнәкләре белән чигелгән киемнәре, түшлек-камзуллар, калфак, букчалар hәм акча янчыклары – бар да игътибарны җәлеп итә. Ул аларны көндәлек тормышта да төсләрен туры китереп, зәвыкъ белән киеп йөри. Шәhәрдә татар мөселман модасын алга этәрүчеләрнең берсе дияр идем аны. «Шәһри Чаллы»ны укучыларга Лилия Моратова хакында бәян итүем.

Аның белән танышуыбызга да шактый еллар узган. Лилияне уйлауга күз алдына татар хатынының илаһи сурәте килеп баса да куя. Эшкуар, юрист, күп балалы әни, «Киләчәк хатын-кызлары» дигән коворкинг үзәген оештыручы, декоратив кадаклар hәм тимер җепләр кулланып филографити юнәлешендә дини рәсемнәр ясаучы да. Татар милли киемнәрен саклап калу йөзеннән «Ак калфак» фестивален оештыручыларның берсе дә.  

Тумышы белән Яр Чаллы кызы ул. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне тәмамлап, югары белем алу максатыннан Казан Дәүләт университетының икътисад бүлегенә юл тота. Булачак тормыш иптәше Рамил белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч уллары туа. 

Лилия бүген гаиләсе белән Тукай районының Әҗмәкәй авылында яши.  Авылда мәчет төзүдә дә шактый өлеш керткән гаилә алар. Изге Рамазан аенда ифтарлар, зур күләмле Корбан ашларын оештырганда еш очрашабыз аның белән. Ул аларны да заман таләпләренә генә түгел, мөселман кануннарына туры килерлек итеп тә үткәрергә тырыша. Эшләмәгән эше, тик торган чагы юк.  

Намазга басуына яшьли киткән әтисе этәргеч була. Шул вакытларда әнисенә олы терәк булырга туры килә аңа. Тамырлары тирән, иманы нык диләр андый кешеләр хакында. «Әти-әнием Сарман якларыннан минем. Икесе дә гомер буе Чаллының ул еллардагы данлы төзелешендә хезмәт куйганнар. Атказанган төзүче исеменә лаек булган кешеләр. Хатын-кызлар арасында әни кебек бишенче разрядлы ташчы булмаган. Сарманның Чураш hәм Карашай авылларында ике мәчет салган кешеләр дә алар. Горурланам үзләре белән. Әбием Мәликә исә Бөек Ватан сугышы ветераны, табибә булган. Бабам Мәхиҗан разведчик. Икесе дә сугышка киткәндә исән-имин кайткач өйләнешәбез диеп вәгъдә бирешәләр. Әбиемне Мәскәүгә зур хастаханәләрдә эшләргә чакыралар. Бармый, туган нигезенә кайта. Вәгъдәсендә торып, бабама кияүгә чыга. Шул хакта истәлекләр язасым килә.  Киләчәк буын белсен, туганлык чылбыры өзелмәсен өчен», – дип сөйли Лилия алар хакында. 

Фронтовик Мәликә әби Татарстанда дан казанган шәхес була. Беренче булып республика авылларында фельдшерлык пунктларын ачтыру нияте белән президентка кадәр барып җитә. Аннан шактый еллардан соң Татарстан башлыгы аның иңнәренә җылы шәл салып, рәхмәт сүзләрен җиткерә. Лилия балаларын да әбисе Мәликә, бабасы Мәхиҗан hәм әти-әни нәсыйхәтләрен истә тотып тәрбияли. Уллары бик тыңлаулы, тәкъвалы, инсафлы балалар булып үсәләр. Ата-ана хәер-фатыйхасында булуны өстен күрәләр. Олысы Равил бүген Украинада барган махсус хәрби операциядә. Авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта ныклы карарга килеп, үз теләге белән фронтка китүен җиткерә егет. Күңеленнән борчылса да, ана кыю, батыр улының теләгенә каршы килә алмый, Ходай кулына ышанып тапшыра. Икенче улы Кәрим спортта, туризм hәм альпинизм буенча мастерлыкка кандидат. Ә Муса әле кечкенә, өченче сыйныйфта. Гаиләсе ныклы, тотрыклы, иманлы, китаплы-телле һәм әдәпле Лилиянең. 

Лилия Чаллы hәм Тукай районында мөселман хатын-кызларын берләштереп, кызыклы очрашулар, күргәзмәләр, ярминкәләр, дини бәйрәмнәр үткәрә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтә. Мохтаҗ гаиләләргә көченнән килгән кадәр ярдәм итә. Бу хакта шапырынып сөйләмәсә дә, изге, ниятле гамәлләрен танышлык дәверендә күреп, кешеләрдән ишетеп, аның өчен чын күңелдән сөенәм.

Уйлары hаман яхшылыкта, нидер эшләргә омтылуда. Әҗмәкәйдә хәләл кибет ачып җибәргән. Шунда ук юлчыларга туктап, юынып, намаз укып алу бүлмәсен дә булдырган. Кешеләр белән һәрчак яхшы мөгамәләдә була белә, сүзгә килми, ямьсез сүзләр сөйләми. Изге иман юлыннан чиста күңеле белән бара. Эшләре дәвамлы булыр, теләкләренә ирешер ул, ИншәАллах!  

Лилия Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев