Кремльдә «Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?» дигән сорауга җавап бирделәр
РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларның соравына җавап бирде.
РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: “Оборона министрлыгы өчен җавап бирә алмыйм, Кремльдә исә бу хакта бернинди сөйләшү дә алып барылмый”, - дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 28 октябрьдә Оборона министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев