Яңалыклар тасмасы

Крыжовниктан желе

Крыжовниктан желе бик тәмле була.

Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез. Аннары крыжовникны иләк аша уздырыгыз.
Шушы катнашмага шикәр комы салып, 20 минутлап кайнатыгыз. Кайнатма әзер булыр алдыннан кызыл карлыган суты кушып болгатыгыз.
1 килограмм крыжовникка 500 г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган суты кирәк.

 

https://kiziltan.ru/poleznoe/13536-kryzhovniktan-zhele.html

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев