Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Күңел» җитәкчесе Лилия Мәхмүтова: «Максатыбыз - кайчандыр популяр булган җырчыларны кире сәхнәгә кайтару»

Шәһәребез радиосы «Язгы кичләр» исемле грандиоз шоу-концерт оештырды.

Татар эстрадасының танылган йолдызлары тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребез игътибарына бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр. Бер сүз белән генә әйткәндә, шаккатмалы концерт булды. 

Радио җитәкчесе Лилия Мәхмүтова: «Сагындырган җырчыларны чакырдык» 

– «Язгы кичләр» безнең быелгы иҗат сезонының соңгы концерты булды. Шуңа да аны зур, масштаблы итеп уздырырга булдык. Концертка артистлар сайлаганда да халык көтеп алган, тансык, сагындырган җырчыларга игътибар иттек. Әйтик, моннан берничә дистә ел элек Фәридә Тимербаеваның «Туганым» исемле җыры «Күңел» радиосында көн саен яңгырап тора иде. Хәтта котлауларга җырлар куйганда да биш җырның өчесендә шул җырны сорап алалар иде. Концертыбызга Фәридә ханым килүеп, шул җырны тамашачыга бүләк итте. Ренат Гәрәйне чакыруыбыз да очраклы булмады. Аны да халык сагынган. 18 ел сәхнәгә чыкмаган «Заман егетләре» төркеме солисты Айрат Гомәровның җырлавы да тамашабызга ямь өстәде. Ул үзенең «Ташлама» җырын башкарды. Шуны да әйтергә кирәк: нәкъ безнең концертлардан соң бу артистларны күреп алалар да, олырак сәхнәләрдә чыгыш ясарга чакыралар. Айрат Гомәров белән дә нәкъ шулай булды. Аны үзенең концертларында чыгыш ясарга Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров чакырды. Безнең максат – кайчандыр бик популяр булган җырчыларны кире сәхнәгә кайтару. Халык аларны ярата, чыгышларын көтеп ала, аягүрә басып кул чаба, – диде Лилия Мәхмүтова. 

Чыннан да, Чаллы халкы һәр башкаручыны ифрат җылы кабул итте. Ә алып баручылар Ришат Хаҗиев белән Алинә Вәлиеваның авызларына гына карап торды. Телләре телгә йокмый, бер-берсен бер күз карашыннан ук аңлыйлар алар. Чын профессиональ тандем! 

Бу концертның радио көне алдыннан уздырылуы да очраклы булмагандыр. Тарихка күз салсак, 7 май көнне рус физигы Александр Попов Россия физика-химия җәмгыяте утырышында үзе ясаган радиоалгычны эшләтеп күрсәтә, радиоэлемтә сеансы үткәрә. Бүген инде радио, телевидение, мобиль элемтә тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. «Күңел» радиосын тыңлаучылары да көнләп, айлап түгел, һәр сәгать саен артып тора. Алга таба да шулай дәвам итсен дигән теләктә калабыз! Һөнәри бәйрәмегез белән, коллегалар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев