Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Күңелгә яткан гимназия

Баланы укырга кая кертергә?

Баласы укырга керүче әти-әниләрнең дулкынландыргыч, мәшәкатьле вакыты. Чөнки күңелгә яткан, бар яктан туры килгән мәктәп сайларга кирәк. Баланың сәләтләре ачылуы, дуслар табуы, иң мөһиме - белем алуга мәхәббәт салынуы да тәүге уку йортына бәйле. Шәһәребезнең күпьеллык тарихы булган Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиясе әти-әниләргә ярдәм йөзеннән укучылар өчен булдырылган шартлар белән таныштырды. 

– Безнең 2нче гимназиянең өстенлеге – традицияләр белән инновацияләрне берләштерү. Ягъни дистә еллар сыналган, сыйфатлы укыту программалары белән беррәттән яңа технологияләр дә актив кулланыла. 
Укучыларыбыз «Татар малае», «Татар кызы», «Ак калфак», «Аҗаган» ( Зарница) , «Шаяннар һәм тапкырлар клубының Юниор Лигасы» конкурсларында җиңү яулый. Алар белән үз эшен, балаларны яратучы, үсендерә белүче укытучылар эшли. Бездә проектлар уйлап табу, эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бу киләчәктә кызлар-малайларга үз һөнәри юлын табарга ярдәм итә. Дәресләрдән соң гимназиядә «Робототехника», «Тылсым» театр студиясе, «Әллүки» вокаль коллективы, «Экспрессия» бию студиясендә, шахмат, футбол, милли көрәш, курай, компьютер графикасы, сәйлән үрү түгәрәкләрендә дә шөгыльләнергә мөмкин, – дип аңлатты гимназия директоры Лиза Нәбиуллина.
2 гимназиядә балалар ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрен тирәнтен өйрәнә, бу максаттан үткәрелгән чараларда актив катнаша. 
Шунысын да әйтергә кирәк, гимназиядә балаларны өйдәге кебек тәмле һәм хәләл ризыклар белән ашаталар. 2022нче елны ашханә коллективы Россиякүләм «Иң яхшы ашханә» бәйгесендә җиңү яулады. 
Кызыксындырган сорауларына җавап алыр өчен ата-аналар 8(8552) 34-70-72 телефон номеры буенча шалтырата ала.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф илкүләм проектлар