Күп акчага өметләнеп мошенникларга 1 млн сумнан артык акчасын күчергән
Яңалыклар тасмасы

Күп акчага өметләнеп мошенникларга 1 млн сумнан артык акчасын күчергән

Хәзер ул банкка бурычлы.

Чаллыда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз күп акча эшләргә өметләнеп мошенникларга 1 млн 840 мең сум акча күчергән. Монда аның запастагы акчасы һәм кредитка алган финанслары кергән. 
Хатын-кыз кыйммәтле кәгазьләр белен «эшләүче» сайтны тапкан. Үзен брокер компаниясе консультанты итеп таныштырган ир-ат төрле номерлардан шалтыратып телефоннан сөйләшкәндә,  аны акчаларын бер билгеле оешманың акциясенә инвестициягә салырга ышандыра. 
Әлеге «консультант» җитәкчелегендә хатын-кыз 3 ай дәвамында таныш булмаган кеше әйткән реквизитлар буенча өлешләп акчасын күчерә. 
Бераз вакыттан соң табышы турында кызыксынып шалтыраткач аңа җавап бирүче булмый инде.
Хатын-кызның полициягә мөрәҗәгать итми чарасы калмый. РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча мошенниклык җинаятьчелек

Нет комментариев