Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләр өчен транспорт җитештерә башлыйлар

Бу инициатива буенча хисап агымдагы елның апрель уртасына әзер булырга тиеш.

Россия Дәүләт Советы утырышында күп балалы гаиләләрнең тормышын яхшырта ала торган инициативалар турында фикер алыштылар. Моның нәтиҗәсе буларак, РФ Президенты йөкләмәләре исемлеге әзерләнде. Төп пунктларның берсе –  күп балалы гаиләләр өчен үзебезнең илдә уңай шартлары булган транспорт җитештерү. Бу инициатива буенча хисап агымдагы елның апрель уртасына әзер булырга тиеш.

2025 елның 15 апреленә кадәр төбәк органнар белән берлектә күп балалы гаиләләрнең ялын оештыру өчен өстәмә чаралар турында доклад та көтелә. 
Утырышта шулай ук такси хезмәтенә кагылышлы сорау да каралды. Махсус креслолар белән җиһазландырылган автопарк булдыру күздә тотыла. Күп балалы гаиләләргә юл йөрү өчен ташламалар бирү дә оештырылырга тиеш. 

Гүзәл Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев