Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләргә – 500 млн сум

Әлеге сумма республика бюджетында расланды.

Татарстан бюджетында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына акчалата түләү бирү өчен 500 миллион сум акча бүленгән. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры Марат Фәйзрахманов VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 15нче утырышында хәбәр итте.

«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карар кабул итте. Агымдагы елда 500 миллион сум бүлеп бирелә. Киләсе елга бюджет турындагы закон проектында шулай ук 500 миллион сум каралган», - диде Татарстан Финанс министрлыгы башлыгы.

ТР Дәүләт Советының 13нче утырышында депутатлар Казанда һәм Чаллыда даими нигездә яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына (үзләренең ризалыгы белән) акчалата түләү бирү турында закон проектын кабул итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча бюджет күп балалы