Күп кеше үтерергә планлаштырган яшүсмерне тоткарлаганнар
Яңалыклар тасмасы

Күп кеше үтерергә планлаштырган яшүсмерне тоткарлаганнар

Яшүсмернең өендә тентү уздырганнар.

Түбән Кама шәһәрендә 8нче урта мәктәптә күп кеше үтерергә планлаштырган 17 яшьлек яшүсмерне тотканнар. Егет бу белем йортында укыган булган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, ул шартлаткыч җайланма ясау турында мәгълүматлар җыйган, мәктәп укучыларын үтерү ысулларын өйрәнгән, хәтта җинаятьнең планын да әзерләгән. Бәхеткә, полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшкән.

Яшүсмернең өендә тентү уздырганнар. Аңа карата кеше үтерергә әзерлек маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

фото: «БИЗНЕС Online»

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


02 увд мвд полиция ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев