Күпбалалы әниләргә өстәмә 14 көн түләүле ял бирелергә мөмкин
Бу хактагы канун проекты язгы сессиядә каралырга тиеш.
Күпбалалы әти-әниләргә 14 көнлек түләүле өстәмә отпуск алу хокукы бирелергә мөмкин. РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов әйтүенчә бу хактагы закон проекты думаның язгы сессиясендә каралырга мөмкин.
Аның фикеренчә, күп балалы хезмәткәрләрнең тормышы катлаулырак, шуңа күрә озаграк ял итәргә тиеш. «Гадел Россия» фракциясе алар өчен еллык түләүле ялны 14 календарь көнгә арттырырга тәкъдим итә.
Миронов сүзләренчә, өч һәм аннан да күбрәк баланың әти-әниләренә 18 яшькә җиткәнче өстәмә отпуск бирү тәкъдим ителә. Ата- аналар аны теләсә кайсы вакытта тулысынча яки өлешләп куллана алачак. Канун проекты Дәүләт Думасына инде кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев