Күпбалалы гаиләләргә - акчалата компенсация
Бу хакта ТР Премьер-министры хәбәр итте.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы шәһәр советы сессиясендә, күпбалалы гаиләләргә җир участогы урынына акчалата компенсация түләү турында закон проекты әзерләнүен хәбәр итте.
Хөкүмәт башлыгы күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүнең альтернатив чаралары турында канун якын арада кабул ителәчәген белдерде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, бүгенге көндә автокалада җир участогы алу өчен 5308 гаилә чиратта тора. 2025 ел өчен күпбалалы гаиләләргә 785 җир участогы бүлеп бирелде.
Чаллы гаиләләре арасында Зәй, Минзәлә, Сарман районнарындагы җир кишәрлекләре популяр.
Мәсәлән, Зәй районында тәкъдим ителгән 200 участокның хуҗасы билгеләнгән. Минзәлә районындагы 469 участокның 339ы алынган. Сарман районындагы 156 участокның 136сын Чаллы гаиләләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев