Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Күпбалалы гаиләләргә җир бирә башлыйлар

Участоклар Әгерҗе һәм Менделеевск районнарыннан булачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов эш визиты белән Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында булды. Анда ул күпбалалы гаиләләргә биреләчәк җирләрне карады. Әгерҗе районыннан 450 участок биреләчәк. Тирсә авылыннан - 39, Рус Шаршадысыннан - 35, Әзи авылыннан 155, Яңа Чекалдадан - 230 участок. Менделеевск районының Татар Чаллысы авылыннан 178 җир кишәрлеге каралган.

"Җир кишәрлекләрен межаулап, гаиләләргә бүлеп бирү кебек алда зур эш тора. Шулай ук Актаныш, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнарына барачакбыз. Анда да күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре биреләчәк. Районнардан тәкъдимнәр килә башлады", - диде Фәрид Сәлахов.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда буш җирләр булмау сәбәпле, күпбалалы гаиләләргә участокларны башка районнардан бирү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законы кабул итте.
Хәзерге вакытта Чаллыда җир алу өчен чиратта 6 меңнән артык кеше тора. Аларга кимендә 900 га җир кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев