Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Күпфункцияле үзәктә яңа мөмкинлекләр

Җавап бер минут эчендә килә.

Күпфункцияле үзәктә (КФҮ) кабул итүгә рәсми сайтта, кол-үзәк һәм социаль челтәр аша язылырга мөмкин. Әйтик, «ВКонтакте» бергәлегендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чат-бот ярдәмендә язылып була. Әңгәмәне башлау өчен бергәлеккә «башларга» дип язарга кирәк. Җавап бер минут эчендә килә. «ВКонтакте» социаль челтәре аша хәзер КФҮ документларның әзерлеге турында да хәбәр итә. Сервистан файдалану өчен КФҮтә хезмәт күрсәтүне рәсмиләштергәндә мобиль телефон номерын күрсәтү дә җитә — ул социаль челтәрдәге сәхифәгә бәйләнгән булырга тиеш. 
Хезмәт күрсәтү буенча сорауларны 122 кыска номеры аша бирергә мөмкин.
Электрон чират талонында QR-код бар. Аңа смартфон камерасын күрсәтеп мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирелә. Белгеч янына утырганда, анда паспорт, ИНН, СНИЛС йөкләнгән була инде. Мәгълүматлар дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан тутырылачак. 12 сәгатьтән соң шәхси мәгълүматлар тулысынча алып ташлана. Шуңа күрә үзәккә килгән саен ризалык бирәсе. 2025 елның 1 мартыннан үзенә кредитлар бирүне тыю эшли башлаячак. КФҮ аша мондый тыюны 1 сентябрьдән генә кертергә мөмкин булачак.  Үзәк аша судтан тыш банкротлыкка да гариза язып була.  Пенсионерлар өчен бу хезмәт бушлай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев