«Күпме көрәшеп болан бүләк иткәннәре юк иде әле»
Якутия федераль Сабан туенда абсолют батыр калган Радик Сәлахов хис-тойгылары белән уртаклашты.
Федераль Сабан туен быел Саха (Якутия) Республикасында уздырдылар. Милли бәйрәмгә илнең 29 төбәгеннән кунаклар җыелды. Көрәшчеләр дә бихисап иде. 6 үлчәү категориясе буенча бил алыштылар. Чаллы көрәшчесе Радик Сәлахов абсолют батыр исемен яулады. Аңа бүләккә тәкә урынына төньяк боланы һәм Lada Granta автомобиле бүләк иттеләр. Шалтыратып хис-тойгыларын белештек.
- Ничә чакрым ераклыктагы Якутиягә ук барып җиткәнсез. Көрәш ничек узды?
- Федераль Сабантуйларда гел катнашам. Быел Якутияда узды. Шуңа, мин әйтәм, Чаллы Сабан туенда көрәшкән бар инде, Якутия сабантуйларын да күреп кайтыйм әле. Анда да Чаллы көрәшчеләрен күрсеннәр, белсеннәр дидем. Аннан соң Чаллыда без, көрәшчеләр бер-беребезне беләбез. Үзеңнекеләр белән көрәшүе авыррак, ә Якутиядә берсен дә белмим, рәхәтләнеп көрәшеп кайттым.
- Моңарчы болан бүләк иткәннәре булмагандыр?
- Дөресен генә әйткәндә, абсолют батырга бүләккә болан дигәч ышанмадым. Тәкә алып чыгарлар дип көткән идем. 130 кг-лы боланны күргәч шаккаттым (көлә). Ничә ел көрәштә йөреп, мондый әйберне беренче тапкыр күрәм.
- Боланны нишләттегез? Алып кайта алдыгызмы?
- Аны алып кайтып булмый, самолётка да утыртмыйлар. Чалып та булмый. Нишләтәсең инде аны?! Якутиядәге егетләргә бүләк итеп калдырдым.
- Сезгә Lada Granta машинасы да бүләк иттеләр. Анысын алып кайткансыздыр.
- Әле алып кайтмадым, Якутияда калды. Ничек алып кайтырга микән дип уйлап йөрим. Мәшәкатьле бераз, үзең утырып кайтсаң да 8 тәүлек кайтырга кирәк. Аллаһ бирсә, берәр нәрсә уйларбыз әле.
- Беренче тапкыр машина отуыгыз түгелдер?
- Юк, бу 16нчы машина булды инде.
- 16нчы! Кай арада шулхәтле машина җыярга өлгердегез?
- Бу сезонда монысы инде өченче машина булды. Беренчесен Болгарда җиңдем, икенчесен үземнең туган ягым Зәйдә.
- Сез Зәй егете, димәк.
- Тумышым белән Зәйдән, гаиләм белән Чаллыда торам. Кызым бар. Июль азагы - август башында улыбыз туарга тиеш, Аллаһ теләсә. Чаллы җылылык челтәрләренең диспетчерлык хезмәтендә 4нче разрядлы слесарь булып эшлим. «Витязь» спорт мәктәбенә йөрим. Чаллы өчен дә көрәшәм. Зәй данын да яклыйм.
- Көрәш белән ничә ел шөгыльләнәсез инде?
- Инде 25 ел. 6 яшьтән бирле көрәшәм. Хәзер миңа 31 яшь.
- Көрәштә травма алу куркынычы зур. Нокта куярга теләгегез булгалыймы?
- Травмасыз гына булмый инде. Кечкенә чактан ук бу спорт төре яратылган. Канга сеңеп калган дисәм дә була. Әни ягыннан да, әти ягыннан да көрәшчеләр. Сәламәтлек кенә булсын, алга таба да көрәшергә исәп бар.
- Алда нинди ярышлар көтә?
- Бу атнада дөнья чемпионатына барачакбыз. Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов, Азат Габдрәшитов һәм мин барам.
- Уңышлар сезгә!
- Рәхмәт!
P.s. Радик Сәлахов - билбау көрәше буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, федераль Сабантуйларда күп тапкыр абсолют батыр исемен яулаган спортчы. Узган ел ул VI БРИКС Уеннарында да алтын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев