Күренекле артист кызы белән бер көнне һәлак булды
Аңа 46 яшь иде.
Күренекле артист Екатерина Ведунова юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды. Фаҗига Мордовия республикасында килеп чыккан.
Екатерина Ведунова белән кызы утырган машинаның 77 яшьлек йөртүчесе идарә итүне югалткан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.
Артист шунда ук һәлак була, ә аның кызы Элина Найтның йөрәге хастаханәдә туктый.
Артистны Саратов өлкәсе Балаково шәһәрендә соңгы юлга озаттылар.
Исегезгә төшерәбез, Екатерина Ведунова "Саша-Таня", "Чернобыль", "Великолепная пятерка", "Универ. Новая общага" һәм башка сериаллардагы рольләре белән тамашачылар мәхәббәтен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев