Күренекле артист вафат
31 июльдә аның йөрәге туктаган, әмма кардиологлар тырышлыгы белән эшләп киткән булган...
Бүген кайгылы хәбәр килеп иреште. РСФСРның халык артисты Ирина Мирошниченко вафат булган. Аңа 81 яшь иде.
Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры директоры Вадим Верник әйтүенчә, күренекле артистның 11 сәгать 35 минутта йөрәге туктаган.
Ул җитди авыраган булган. Мирошниченконы июль ахырында реанимациягә салалар.
Baza телеграм-каналы артистканың башында шеш табылуын хәбәр итте. 31 июльдә аның йөрәге туктаган, әмма кардиологлар тырышлыгы белән эшләп киткән булган...
Мирошниченко «Я шагаю по Москве», «Вам и не снилось», «Дядя Ваня» һәм башка фильмнарда уйнап, тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев