Күренекле баянчы Флера Хөрмәтова кая югалды?
889
0
Ул нәрсәгә үкенүен әйтте.
Бөтендөнья татарлары Чаллыда яшәүче баянчы Флера Хөрмәтованың бию көйләренә рәхәтләнеп бии. Үз чорында «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы «Җәүһәр» ансамблендә Чаллының талантлы кыз-улларына канат куйган Флера Хөрмәтованың хәлен белешеп алдык.
Ул бүгенге көндә Чаллыда яши.
«Хәлем яхшы. Шулай да күп вакытымны Ижауда, туганнарым янында үткәрәм. Алар машина белән килеп алалар, китереп куялар», – диде ул.
Флера ханым олыгайгач баян, гармуннарын талантлы кешеләргә бирде. Бер баянын Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи дә алган иде. Хәния ханым аңа рәхмәт әйтеп, баянында уйнап җырларга ярата иде.
Флера Хөрмәтованың машинасы да бар иде.
«Машинамны сатканыма үкенеп бетә алмыйм. Шәһәр эчендә булса да рәхәтләнеп йөрер идем. Машинасыз бик җайсыз», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев