Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле шагыйрәдән - тетрәндергеч спектакль

Әсәр бик тә гыйбрәтле: вакыйга хатын-кызлар колониясендәге бер камерада бара.

Күренекле шагыйрә, газетабызның дусты Рәзинә Сәетгәрәева шатлыгы белән уртаклашты.

"Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылының "Заман" халык театры  "Тәүбә йорты" дигән сәхнә әсәрем белән бик күп районнарда гастрольләрдә йөреп, тамашачылар мәхәббәтен яулады.  Инде бу тамашаны минем туган авылым - Биклән халкына да күрү бәхете елмайды. Рәхим итегез, дуслар! 9 нчы декабрь көнне "Заман" халык театры бездә тамаша кылачак. Әсәр бик тә гыйбрәтле: вакыйга хатын-кызлар колониясендәге бер камерада бара, монда 5 хатын-кызның ачы язмышы сурәтләнгән. Бу пьесам Татарстан һәм Башкорстан сәхнәләрендә дә зур уңыш белән үтте. Форсаттан файдаланып, "Заман" халык театрына чиксез рәхмәтләремне җиткерәм",- диде ул. Карыйк бәялик, гыйбрәт алыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният