«Куркам, ләкин булдыра алачагыма ышанам»: Рөстәм Нәбиев нәрсә эшләргә җыена?
Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус тавына менәргә җыена.
Бу турыда Рөстәм Нәбиев үзенең инстаграм битендә хәбәр итә. Кулларына басып торган килеш, җиңел машинаны урыныннан кузгаткан видеосын урнаштырып, блогер инвалидлыкның бер нәрсәгә дә киртә булмавын аңлата.
«Әгәр сез үзегезне нинди бар — шулай итеп кабул итсәгез, әйләнә-тирәдәгеләр дә кабул итәчәк. Мин беркайчан да бу креслода утырырга теләмәдем. Бу хакта уйланганым булмады. Мондый тормыш — ул сынау. Ә сынаулар җиңел булмый.
Мин дүрт ел дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең башкаларга караганда күбрәк уңышка ирешә алуларын, көчле һәм ирекле булуларын дәлилләргә тырышам.
1-10 сентябрь көннәрендә мин 5642 метр биеклектә урнашкан Эльбрус тавына менәчәкмен. Белүемчә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең әле ул тауга менгәннәре булмады. Мин куркаммы? Әлбәттә. Ләкин мин моны булдыра алачагыма ышанам. Тагын ай ярымнан яңалыклар лентасында: «Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавына менгән», — дигән баш исемнәр укый алачаксыз. Минем өчен бу бик мөһим», — дигән Рөстәм.
Интачылар Рөстәмнең ихтыяр көченә сокланганнар. Аңа уңышлар теләгәннәр.
Чыганак: Рөстәм Нәбиев инстаграмыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев