Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«Фильмны карагач залдан күз яшьләре белән чыктылар»

Ул мәктәптә кыерсытуларга багышланган.

Мәктәбе булмаган авылдан килгән кыз бала, лайклар җыяр өчен башкаларны мыскыллауга да барган егет һәм хәрби операциягә киткән укытучы. Аларны нәрсә берләштерә? Бу “Өч вакыт кыйпылчыклары” (Осколки трех времен) фильмындагы рольләр. Картина 2025 елда Менделеевск шәһәрендә төшерелде. Ул буллинг (үзен яклый алмаган кешегә системалы рәвештә физик яки психологик басым ясау)  һәм  патриотизмга багышланган.
 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә “Шәһри Чаллы”да туры эфир үтте. Кунакка фильмның идея авторы, продюссеры, операторы Алмаз Мәһәдиев килде. 
– Бу - минем балачак хыялым, чөнки кечкенәдән кинода төшәсем яисә аны үзем төшерәсем килә иде. Идеям турында Менделеевск шәһәрендәге иҗатташ дустым, режиссер  Гөлназ Стрелковага  сөйләдем, ул аны хуплап, бергә эшләргә риза булды, команда тупладык. Сценарий әзер иде – моңарчы Гөлназ аны балалар белән сәхнәдә куйган булган. Беркайдан да акча бүлеп бирмәделәр, һәркем үз хисабына эшләде – мин үз аппаратурам белән төшердем, үз машинамда килдем, актерлар бушлай төште, тавыш режиссеры да аудионы бушлай яздырды, җыйды. Шуңа да карамастан барысы да күңелен биреп эшләде, яшь актерлар да ышандырырлык итеп уйнады. Беренче тапкыр тамашачыларга күрсәткәч, алар залдан күз яшьләре белән чыкты, “Безнең балаларыбыз белән дә шундый хәлләр булды” дип уртаклаштылар. 
Әлеге эшебезне күбрәк кеше карасын иде, шул рәвешле буллинг темасын күтәреп, аны киметү, юкка чыгаруга, патриотизмга күбрәк игътибар итүгә ирешсәк иде, диде Алмаз.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актер театра и кино илкүләм проектлар