Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Квартплата түләгәндә яңача эш итәргә кирәк, ди. Ничек була ул?»

Сорауга Тукай районы прокуратурасы белгечләре җавап бирә.

–Яңа төр законнар гамәлгә кергәнен ишеттем. Кредит алганда да, квартплата түләгәндә дә яңача эш итәргә кирәк. Аңлатып яза алмассызмы? 

– 2023 елның 1 июленнән түбәндәге үзгәрешләр гамәлгә керде.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша (Госуслуги) салым инспекциясенә документларны җибәрергә була. 2023 елның 14 апрелендә кабул ителгән 125нче номерлы Федераль закон һәм Россия Федераль салым хезмәтенең 2023 елның 12 маенда кабул ителгән ЕД 7-21/309@ номерлы боерыгы нигезендә, салым инспекциясе белән дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинет аша хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булдырылды. Аның ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталы аша салым хәбәрен алырга, соралган документларны җибәрергә һ.б. шундый эшләр башкарырга мөмкин. Мондый форматка күчәр өчен дәүләт хезмәтләре порталында уведомление тутырырга кирәк.

Кулланучылар кредитлары өчен лимитлар. Россия Банкы Директорлар советының 2023 елның 22 маенда кабул ителгән карары белән, РФ Үзәк банкының Россия Банкының 2023 елның 22 маенда кабул ителгән мәгълүмати хәбәрендә югары бурыч йөкләнеше булган заемчыларга кредит бирүгә катгыйрак лимитлар кертелә (80 проценттан артык). Чикләүләрне үтәү өчен банклар азрак вакытка азрак суммалар кредитка бирә. 

Үзйөрешле машиналарны теркәү. Евразия икътисади комиссиясе коллегиясенең 28.03.2023 елның 28 мартында кабул ителгән 42нче номерлы карары нигезендә, үзйөрешле машинаны Дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәү өчен аның электрон паспорты кирәк булачак. Сүз 2023 елның 30 июненнән соң ЕАЭС (Евразия экономик союзы) илләрендә җитештереләчәк яки әйләнешкә чыгарылачак техника турында бара.

Коммуналь чыгымнарны һәм балалар бакчасы өчен ата-аналар түләүләрен компенсацияләү. Торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә чыгымнарны, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны карау өчен ата-аналар түләүләрен компенсацияләүнең бердәм стандартлары гамәлгә керәчәк.

2022 елның 29 декабрендә кабул ителгән 614нче номерлы Федераль законга; РФнең Хөкүмәтенең 835нче номерлы карарына (27.05.2023 ел); РФ Хөкүмәтенең 829нчы номерлы карарына (27.05.2023 ел) нигезләнеп, ике компенсация буенча да гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләр яки башка ысуллар белән бирергә мөмкин. Беренчесе буенча карар 10 эш көне эчендә, икенчесе буенча 6 эш көне эчендә (гомуми кагыйдә буенча) кабул ителәчәк.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Прокурорга сорау бирәсегез килсә, редакциягә (57-01-19) шалтырата аласыз. Сезнең мөрәҗәгать игътибарсыз калмас! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев