Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыенлыкларга бирешмичә алга бара

Клиентларына газета бүләк итә.

«Камкомбанк» Татарстанның  банк системасына нигез салучы беренче финанс оешмасы дисәм дә ялгыш булмас. Ул моннан 32 ел барлыкка килде һәм финанс-икътисадый кыенлыкларга бирешмичә, уңышлы эшләвен дәвам итә. «2022 ел безнең өчен уңышлы булды. «Камкомбанк» ҖЧҖ федераль дәрәҗәгә күтәрелде. 5 өстәмә офис ачтык. Аның дүртесе Мәскәүдә, берсе Санкт-Петербургта. 6 февральдә Санкт-Петербургта тагын бер өстәмә офис ачарга планлаштырабыз», – ди банкның идарә рәисе Лилия Байчурина.

«Камкомбанк» юридик һәм физик затларга, эшмәкәрләргә  дистәләрчә банк хезмәте күрсәтә. Лилия Хасиятулловна: «Без клиентларыбызга гамәлдәге кануннар, Россия Үзәк Банкы таләпләре кысаларында  шәхси якын килеп ярдәм итәбез. Зур суммадагы кредит бирергә мөмкинлек тә бар. Пенсионерлар өчен отышлы кертемнәребез дә шактый», – дип банк хезмәтләре турында сөйләде.

Әлеге финанс оешмасы социаль проектларны тормышка ашыруга, хәйриячелеккә дә зур өлеш кертә. Биредә студентлар практика үтә. Эшкә калучылары да бар. 

Банк хезмәткәрләре Өлкәннәр университеты белән берлектә пенсионерларга мошенниклар ятьмәсенә ээләкмәс өчен лекцияләр уздыралар. Моннан тыш, коллектив пенсионерлар өчен озак еллар дәвамында «Шәһри Чаллы» газетасын яздыра. «Өлкәннәр газета килгән көнне түземсезлек белән көтәләр. Шул көнне очрашырга сүз куешып, сөйләшеп, аралашып кайтып китәләр. Газетадагы язмаларны яратып укуларын әйтәләр. «Шәһри Чаллы» безне клиентларыбыз белән бәйли», – диде Лилия Байчурина Чаллының эшлекле хатын-кызлар берлегенең чираттагы утырышында. 

Фото ачык чыганаклардан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер хәйрия камкомбанк