Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кырда заманча бистә барлыкка килде

Чаллы торак төзелеше планын арттырып үтәгән.

Чаллы төзүчеләре елны уңышлы тәмамлый. Шәһәр торак төзү планын арттырып үтәде.

Чаллы төзүчеләре 310 мең квадрат метр  урынына 318 мең квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшырдылар. Аның 24 мең квадрат метры социаль ипотека программасы буенча төзелде.

- "Притяжение" торак комплексын югарыдан карагыз. Бу компьютер ясаган рәсем түгел, чынлыкта шулай. Кыска гына вакыт эчендә буш кырда заманча гимназиясе, балалар бакчасы булган микрорайон барлыкка килде. 

Мәскәү проспектын озынайтуның беренче этабын тәмамладык.

Хәзер "Притяжение"дән чыгу өчен беренче автомобиль юлына барырга кирәкми. Биш минут эчендә Мәскәү проспектында буласың", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр советының быелгы соңгы сессиясендә.

 

Ул РФ торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашуын әйтте. 

Наил Мәһдиев Мәскәү проспектын дәвам итәргә булышкан өчен министрга рәхмәт белдергән.

Проектның икенче этабында Мәскәү проспекты ЗЯБ бистәсендәге Һ. Такташ урамына кадәр озынайтылачак. Яңа елда бу эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр Мәскәү проспекты