Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыргый киндер җыеп киптергән егеткә суд утырышы булды

Ул законсыз рәвештә наркотик үлән җыюда һәм саклауда гаепләнде.

Чаллы егете кыргый киндер аркасында суд бусагасын атларга мәҗбүр булды. Узган елның сентябрендә ул шиномонтаж бинасы артыннан күпләп киндер җыеп өенә алып кайта. 

Әлеге үсемлек (башкача аны каннабис дип тә атыйлар) наркотик матдәләр исемлегенә кертелгән. Россиядә аның әйләше катгый тыела. Хәтта саклау да. 

Январь аенда хокук сакчылары егетнең эзенә чыга. Аны кулга алалар. 

Суд тарафыннан гаепләнүчегә 20 мең сум күләмендә штраф салынды. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы