Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кырым сафари директорына арысланнар һөҗүм иткән

Олег Зубков авыр хәлдә.

«Тайган» сафари-паркы директоры Олег Зубковка арысланнар һөҗүм иткән. Ул аларны ашатырга кергән була. Хезмәттәшләре арысланнарның тыныч булмавын әйтә һәм вольерга кермәскә киңәш итә. 20 ел гомерен арысланнар карауга багышлаган Олег Зубков : «Мин аларны беләм», – дип җавап кайтара. Ит ашатканда көтмәгәндә берничәсе өстенә сикерә. Директор вольердан чыгу белән аңын югалтып егыла. Аның муены, трахеясы җәрәхәтләнә. Хезмәттәшләре ашыгыч ярдәм чакырта. Олег Зубковка 3 сәгать дәвамында операция ясыйлар. Хәзерге вакытта ул ИВЛ астында, трахеясы өзгәләнү сәбәпле, мөстәкыйль сулый алмый. 

Табиблар аны Симферопольнең күппрофильле медицина үзәгенә җибәрергә уйлыйлар. Директорның хәле авыр. 

Әйтергә кирәк, «Тайван» паркында бу беренче фаҗига түгел. Узган елның октябрендә арысланнар һөҗүме нәтиҗәсендә 41 яшьлек хатын-кыз гомере өзелде. Ул вольерны җыештырырга кергән була. Арысланнар капкасын ябарга оныта. 

Видеодан скрин 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев