Кырымга баралмый калганнар
“Саратов авиалинияләре” авиакомпаниясе проблемаларына бәйле рәвештә 31 июньнән аның “Бигеш” тәге рейслары туктатылган.
Җәйге расписаниедә авиакомпаниянең Симферопольгә бер рейсы планлаштырылган булган. Ул җомга көннәрендә 8 июньнән 28 сентябрьгә кадәр вакытны эченә алырга тиеш була.
Билетларны 727 пассажир алырга өлгергән була. Акчаларны кире кайтару һәм авиакомпания-дублерларның рейсларыннан файдалану буенча тулы инструкция һава транспортының Федераль агентлыгы сайтында урнаштырылган.
Росавиация мәгълүматлары буенча, очышлары 13 июньгә кадәр булган пассажирлар “Саратов авиалинияләре” колл-үзәгенә 8-800-600-78-78 телефонына шалтыратып яки авиакомпания-дублерларның колл-үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, өстәмә түләүләрсез башка компанияләрнең рейсларына билетлар алырга мөмкин. Бигеш-Симферополь һәм Симферополь-Бигеш рейслары S7 Airlines тарафыннан башкарылачак.
Кырымга 13 июньнән соң очарга планлаштырган туристлар акчаларын кире кайтаруны таләп итеп гаризаны авиакомпаниягә яки билетны сатып алган агентлыкка яза ала.
Чаллыдан Симферопольгә тагын 3 авиакомпания самолетлары оча. Болар – Nordwind Airlines, Nordavia һәм “Ижавиа”. Пассажирлар әлеге авиакомпанияләрнең рейсларына да билетлар алырга мөмкин. Алар атнасына гомуми ешлыкта дүрт рейс ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев