Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыш җитте – техниканы эшкә “җиктек”

Кар чистарту техникасы төне буе эшләде, ди шәһәр хакимияте матбугат хезмәте.

Кыш килүен көтеп тәмам арыган идек. Табигать көтмәгәндә үзенекен итте. Бер төн эчендә нормадан тыш күп кар яуды. Чаллы "Автомобиль юллары предприятиесе" кар чистарту техникасын төнлә үк эшкә җикте. Көндез дә Чаллы урамнарын һәм проспектларын кардан арындыру дәвам итә. Барлыгы шәһәр юлларында 120 техника эшли. 200гә якын кар көрәүче хезмәт куя. 

Шуңа да карамастан, социаль челтәрләрдә канәгатьсезлек белдереп язучылар күп булды. "Иртән эшкә 30 минутка соңга калдым. Мәктәпкә керешле түгел. Карны көрәмәгәннәр. Проспектларда озын бөкеләр. Юл читләрендә кар өемнәре. Эшкә барганда бер техника эшләгәнен генә күрмәдем", - ди машина йөртүче Марат Исмәгыйлев. 

"Кар чистарту техникасы юк. Юлларда - кар "боткасы". Нишләп тиешле чаралар күрмиләр?" дип тә яздылар. 

Без дә шәһәр проспектларына чыгып кайтырга булдык. Техника адым саен түгел. Тынычлык проспектындагы тукталышлар янында ике кар чистарту техникасын очраттык. Азатлык мәйданын да чистарталар иде. "6нчы комплекс" тукталышында зур автобус кар өемендә батып калган. Пассажирлары юк. Төшкәннәр, күрәсең. Автобус йөртүче һәм тагын 2 ир-ат тәгәрмәч астын кардан арындыралар иде...

Кар алдагы көннәрдә дә күпләп явачак, 3 көн эчендә ярты айлык норма явым-төшем булачак, дип фаразлый синоптиклар. Шуңа күрә җиң сызганып куяр вакыт. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев