Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыскартырга: Яңа ел ялларының 4 көннән артыгын үз хисабыңнан ял иттерергә җыеналар

Яңа ел яллары алдыннан һәркемне ничә көн ял итәчәгебез кызыксындыра. Күпме күбрәк булса, шулай яхшырак төсле тоелса да, аны күпсенүчеләр дә юк түгел.

Әле күптән түгел Россия Дәүләт думасы депутатлары Яңа ел ялларын кыскартырту тәкъдиме белән чыкканнар.

Алар Яңа ел каникулларын 31 декабрьдән алып 3 гыйнварга кадәр булса да бик җиткән дип саный алар. Ә күбрәк ял итәсе килгәннәргә калган көннәрне чираттагы ял хисабыннан алырга киңәш итәләр.

– Теләге булганнар Яңа ел каникулларын отпуск хисабына озынайта ала. Әгәр дә инде кешегә яллар озын кебек тоелса, ул рәхәтләнеп эшкә чыга ала, – дип аңлаткан Дәүләт думасы депутатлары.

Бу әлегә бары тик тәкъдим генә. Закон нигезендә, 2020 елда россиялелә 1 гыйнвардан 8енә кадәр ял итәчәк.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kyskartyrga-yaa-el-yallaryny-4-knnn-artygyn-z-khisabynan-yal-ittererg-yenalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев